Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Исемсез халык җырчысы

Хәбәрчеләребез яза

  Элеккеге район хакимияте баш­лыгы Фәрит Гыйльмиевның «Сель­хозтехника”ның район бер­ләш­мә­сендә управляющий булып эш­ли башлаган чоры. Бервакыт ул ремонт остаханәсе цехына килеп керде һәм,  җыр тавышын ишетеп, туктап калды. “Кем җырлый болай?” – дигән соравына Хаҗинур Зиннуров: «Гыймадиев Мидхәт ул, исегез китмәсен, һәрбер авылның бер юләре була инде аның», – дип шаяртып җавап бирде.

  Сәхнә осталарының халык артис­ты исеме алганнары була, исем алмаган халык җырчылары да бар. Исем ала алмаганнар күбрәк тә әле. Мидхәт менә шуларның берсе инде. Андагы тавыш, андагы моң! Ул хисләнеп җырлаганда күпләр әсәрләнеп туктап кала. Кулына  хезмәт коралы тоткан кеше дә эшен куеп тыңлый торган иде. Ике сәгать сәхнәне тота, халыкны тыңлата ала торган сәләт биргән аңа Аллаһы Тәгалә. Яшьрәк чакта сәхнәдә еш күренде. Тора-бара сирәгәйде дә, бөтенләй үк туктап калды.

   Аның хатыны Тәнвирә дә – сәх­нә кешесе. Күпме баланы бию сәнгатенә өйрәтте ул! Күпме ата-анадан рәхмәт сүзләре ишетте. Мактаулы исемнәре дә шактый. Бер гаиләдә әнә шундый ике талант. Берсенә исемне дәүләт, икен­чесенә халык бирде. Без аларның икесенә дә исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Сәх­нәне дә онытмасыннар.

Мәгъдәнур Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев