Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Искергәнсең инде син, бабай”

Мин инде үзем дә һәм оныкларга да бабай. Ел дә­вамында, һәр атнаның шимбә кичендә, яраткан оныкларым-чемпионнарым килеп, юынып кит­сеннәр диеп, мунча әзерләп, көтеп алам.

Мунча утын ягып җылытыла. Аның да тәртибе бар, кызу бул­са, оныкларым тиз-тиз генә чыгып җитәләр, әти­ләре кала. Салмак булса әтиләре чыга, оныкларым сәгатьләр буе мунча керә. Бабайга проблема –­ кайсысын сайларга?

...Олы оныгымның 2,5-3 яшьлек  вакыты. Шаяра, баштан йөргәндәй итә. Мин аңа килешмәгән сүз әйттем, ахрысы, тиз генә каршыма килеп басты да, авыз эченнән сүз эзли бу. Картайгансың инде, бабай, аңламыйсың, дип әйтә инде бу диеп көтсәм: “Искергәнсең инде син, бабай”,– диде дә уенын дәвам итте.

Оныгым яшьтән  теннис белән  мавыкты. Республика күләмендәге ярышларда катнашып алган көмеш медале дә бар. Аннан  футбол уенына кереп китте. Республика буенча йөриләр. Җиңүчеләргә генә бирелә торган 17 медале, кубоклар, бүләк статуэтка  үзе бер урын сорады. Моны күреп, әти-әнисе «җиңү» почмагы ясады. Нинди хозурлык. Исәнлек-саулык телим мин сиңа, улым, зур уңышлар насыйп булсын. Син безнең өметебез.

Икенче оныгым 2 сыйныфта гына укыса да, каратэны сайлады. Октябрь ае башында Ульян каласына барып, чит республикадагы яшьтәшләренең борынына чиертеп  кайтты. Эш-гамәлләре өметле күренә.

Мунчадан соң кайтырга җыеналар, кулына чалбарын алды. Улым, мин әйтәм, бисмиллаңны әйтеп, уң яктан киясе, дигән идем, җавабы: “Какая разница!” – булды. Менә шулай итеп балаларыбызны, оныкларыбызны тәрбияләргә онытмасак иде, җәмәгать.

Алар кайту ягына кузгалгач – сез килгәч, сезне күргәч, күңелгә рәхәт булып кала дисәм, без киткәнгә шулайдыр ул, әткәй, дип, киленебез момент уңга алып куя. Ни әйтәсең, югары белемле юрист белми әйтмәс.

Шөкер, Раббым Аллаһыма, оныкчык сөю бәхете дә  бирде. Ул да мәктәп яшенә якынлаша инде. Аның 3 яшьлек вакыты. Әнисе ярмалы аш пешерә. Оныкчыгым моны белгәч, ботканы ашка салгансың, дип, әнисен битәрли. Туганда ук барын белеп туалар. Шаклар катарсың.

И, Раббым, Һәрбарчабызга да саулык–сәламәтлек, хәерхаклы эшләр, күңел тынычлыгы, җан тынычлыгы насыйп ит!

Мәгъдәнур  Гатауллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев