Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Каннан күчкән табиблык

Саба халкы аның хакында зур ихтирам белән сөйли.

Бер уйламаганда-көтмәгәндә, Саба үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланырга туры килде. Мин ЛОР бүлегендә эшләүче табибларның, шәфкать туташларының, санитаркаларның игътибарлы, мөлаем  булуларына таң калдым. Бер күрмичә, белмичә  сөйләргә яратабыз. Хастаханәдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Ашарга да бик тәмле пешерәләр, вакытында китерәләр, җылы, тәмле ризыклар әзерләнә. Дәвалаучы табибым Ирек Харис улы турында аерым искәртеп китәсем килә. Аңа табиблык әти-әнисеннән геннар аша күчкән. Әтисе Харис әфәнде озак еллар мал  табибы булып эшләп лаеклы ялга чыккан.  Әнисе Тәнзилә Габделхәй кызы гомерен балалар табибәсе булып эшләүгә багышлаган.  Саба халкы аның хакында зур ихтирам белән сөйли. 

Хәзерге вакытта Ирек Харис улы әнисе үрнәгендә 31 ел дәвамында халыкка медицина ярдәме  күрсәтә.  Кешене игътибар белән тыңлый белә, тиешле дәвасын бирә. Бер карыйсың –кабул итүдә, икенче караганда хирургия бүлегендә ул. Шул ук вакытта атнасына 5-6 операция ясарга да өлгерә. Балаларны сөннәткә утырту эшен  дә башкара.  Ирек Харис улының тормышын изге гамәлләр дә бизи: һәр атнаның җомгасында мәчеткә йөри, ураза тота, намаз укый. Кыскасы, үз эшенең остасы, әти-әнисенең горурлыгы, халыкка фидакарь хезмәт итүче табиб ул.

 

Рушания Шакирова,

Татар Икшермәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев