Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Колорадо коңгызын күркәләргә ашаттык

Киңәшле эш таркалмас

  Моннан 50 ел элек иген уңышы бик начар булды. Шул елны колхозлар Украинадан салам ташыдылар. Салам белән бергә колорадо коңгызлары да ияреп кайтты. Алар галәмәт рәвештә үрчеде... Менә шуннан соң бу афәт белән көрәш башланды. Кортка әверелгәнче личинкаларын җыябыз, аларны юк итү өчен халык нинди генә ысуллар, агулар кулланмый. Бәрәңге симәнәсен  утыртканчы ук химикатлар белән эшкәртүчеләр бар.  Химик чараларның исәбе-хисабы юк, кибет киштәләре тулган. Тик аларның кешегә зыяны да шактый шул. Өч хәрефле чирләрне каян чыкты микән дип аптырыйбыз аннары. Шуңа күрә бу афәткә гади генә халык чараларын кулланып карарга кирәк дип саныйм. Мин үзем агуларга тырышмыйм. Җәй буе корт җыям. Әмма кичтән ямь-яшел булып калган бакча, иртән кабат кызыл төрткеләр белән чуарлана. Аннары рәт арасыннан йөри-йөри бәрәңге сабакларына зыян килә. Бервакыт бәрәңге алыр вакыт җитеп килә иде инде, үскән күркәләрне бакчага чыгарып җибәрдем. Ни гаҗәп, кортларны чүпләргә ябышмасыннармы, рәхмәт төшкерләре. Ник бер кортны калдырсыннар. Моңарчы ник белмәдем икән, мин әйтәм... Ул елны бәрәңге бакчасын шул күркәләр белән бергә чистарттык. Без бәрәңге чүпләдек, күркәләрем – адашып калган кортларны. Сезгә киңәшем шул: кортларны агулаганчы, күркәләргә ашатыгыз. Файдасы тисә, миңа рәхмәт әйтерсез.

Мәдинә Каюмова.

Сатыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев