Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ком коелу

Хәбәрчеләребез яза

 Элекке  вакытларда, үтүкләр юк  чакта, костюмның бөгәрләнгәнен  күрсәтмәс өчен, итәгенә  ком салып  йөргәннәр. Кием туза, әкренләп  комы да  коела.  Жор телле халыкка  шул  гына  кирәк. Картайган  кешегә “Комың  коела башлаган” дию йөремсәк   сүзгә әйләнә. Үпкәләмисең инде,  чөнки  дөресе шулай. Хәзер костюм итәгенә  ком салмасалар да, кешене картайтмый торган  чара табылмаган. Адәм баласы килә дә, китә, ә   йөремсәк  сүз буыннан-буынга күчә тора. Ул  гыйбарәне  җае  чыкканда  һәркем  куллана. Бервакыт Таһир Шәрәфиев башкарма  комитет җитәкчесе булып эшләгән  вакытта  Югары Утар  балалар йорты-интернаты директоры Имаметдин Гәрәев белән машинада баралар икән. Сүз  арты сүз  чыгып, Таһир Габдерахман  улы:  “Сез  кайчан Кукмарагызга кайтып китәсез  инде?” – дип  шаяртып  сорап  куя. “Бәтәч, – ди тумышы белән күрше районнан  булган Имаметдин ага. – Гомер буе Сабада эшләп,  комыбыз  коелып беткәчме?”

“Комыгыз өчен бер дә кайгырмагыз, редактор (Тәлгать  Нәҗмиев та Кукмара районыннан иде) белән икегезнекен  дә “КамАЗ”га  төятеп  артыгыздан  җибәртермен”, – ди Таһир Шәрәфиев.

Татарда “ком”  сүзе  кергән әйтемнәр байтак. Мәсәлән, ташкыннан ком кала, кайгыдан моң кала. Комнан аркан ишү. Соңгысының  мәгънәсе бушны буш­ка  авыштыру, юк белән  шө­гыльләнү.  Ә мин тик утырганчы дип  шушы мәкаләне  яздым әле. Гаеп итмәссез. Күренекле шәхесләрне искә  алу булсын.

Мәгъдәнур Гатауллин.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев