Кушаматың ничек ?
Кушамат – кешене үртәү түгел. Кайчак кирәге дә чыгып куя.
Элегрәк авылларда һәр нәселнең үзенә генә хас кушаматы булган. Үпкәләтми торган гадәти күренеш саналган. Кушамат, буыннан-буынга күчеп, ниндидер истәлек сыман сакланып килгән. Аны берәү дә көчләп такмый, үзеннән үзе килеп чыга. Бер мисал китерим әле. Балачак. Мин нәрсәгәдер үпкәләгән кыяфәттә, турсаеп капка төбендә утырам. Әниләрнең урактан кайтып килеше. Шул вакыт Фатыйма апаның (без аны күркә Фатыймасы дип йөрттек): “Карагыз әле моңа! Бу кадәр лесник Нәдершага охшаса охшар икән”, – дип миңа төртеп күрсәткәне хәтердә калган. Аның шул сүзләреннән соң бөтен уракчы хатыннар шау-гөр килеп көлештеләр. Шуннан соң мин “Нәдерша”га әйләндем. Бу кушамат хәйран елларга барды. Фатыйма апага үпкәләмәдем. Нәдершаның төс-кыяфәте нинди булгандыр – анысын белмим. Аның мәгънәле улы Рифмир Сабада яши. Былтыр 90 яшен билгеләп үтте. Озак еллар яшелчә киптерү заводында механик булып эшләде. Зур хөрмәткә лаек ветеран.
Кушамат – кешене үртәү түгел. Кайчак кирәге дә чыгып куя. “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә берара дүрт Раиф эшләде. Бик тырыш кешеләр иде. Сөйләшкәндә Раиф исеме әйтелсә, кем булса да, кайсы Раиф, дип сорап куя иде. Ачыклык кертергә кирәк бит. Менә шул вакытта кушамат ярдәмгә килә. Әһә, бу юлы Күгәрчен Раиф турында сүз бара икән. Үз эшенең остасы иде ул. Икенчесе – футболист Раиф. Бер аягы аз гына зәгыйфьрәк. Футбол уйнаганда тупны пас итеп бирергә җайланган сыман. Хезмәттәшләренең яратып әйтә торган кушаматы. Инде Һадиев Раиф абыйны искә алсак, аныкы – Поши. Хәрәкәтләре салмак булганга шулай дигәннәрдер. Ә менә Куласа Раифына үпкәләп тә куйдым. Күптән түгел генә әйтмичә-нитмичә дә китеп барган. Белми калуым күңелгә озакка сузылган җәрәхәт салды. Дүрт Раиф та хезмәттәшләрем, яхшы күңелле, ярдәмчел, кешеләргә игътибарлы дусларым иде. Урыннары җәннәттә булсын. Бик юксынам үзләрен.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Редакциядән.
Шушы көннәрдә актив хәбәрчебезгә 85 яшь тулды. Китапханәдә – “Өлкәннәр” клубы утырышында Һидият улының юбилеен зурлап билгеләп үттеләр. Мәгъдәнур Гатауллинның эчтәлекле язмаларын газета укучыларыбыз көтеп ала. Күпне күргән ветераныбыздан алга таба да кызыклы язмалар көтеп калабыз, иҗат чишмәсенең саекмавын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев