Мәгарифкә багышланган гомер
Галимҗановларның педагогик хезмәт династиясе 381 елга сузыла

Галимҗановларның укытучылар династиясенә нигез 20 гасыр башларында ук салына. Әнинең әтисенең абыйсы Галиев Госман Гали улы (1906 елгы) 7 еллык Сатыш урта мәктәбен тәмамлап, Арча педагогик училищесына укырга керә һәм Сатыш авылына тарих укытучысы булып билгеләнә. 1942 елда Госман Гали улы мобилизацияләнә һәм 34-нче укчы полкка билгеләнә. 1942 елның 15 сентябрендә ул вафат була. Волгоград шәһәрендә җирләнә. Исеме мәңгеләштерелә.

1946 елның 26 февралендә Сатыш авылында әнием Хөсәенова Затия Хөсәен кызы (Галимҗанова) дөньяга килә. 1961 елда 8 класстан соң Арча педагогик училищега укырга керә, аны тәмамлагач, Килдебәк мәктәбенә география, сызым дәресләре укытырга билгеләнә, ә 1968 елда Сатыш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Шул ук вакытта читтән торып Йошкар-Ола шәһәрендәге педагогик университетка укырга керә һәм югары белемле укытучы категориясенә ия була. Мандолинада уйнарга Арча училищесында өйрәнә, бу музыка уен коралы белән күп кенә концертларда, бәйрәмнәрдә катнаша. 1971-2003 елларда Саба гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Татарстан Республикасы, район, мәгариф бүлеге грамоталары һәм дипломнарына ия була. Лаеклы ялга чыккач, 2011-2015 елларда Казан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып хәзерге көнгә кадәр Саба җәмигъ мәчетендә гарәп теле, Коръән уку дәресләре алып бара, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә.
Әниебезнең барлык педагогик стажы – 57 елны тәшкил итә. 1971 елда Тимершык авылы егете Галимҗанов Фидәил Гәрәйша улына кияүгә чыга. 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Укытучы династиясен кызы, ягъни мин дәвам иттем. Арча педагогик училищесын тәмамлагач, 1994 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломы белән Саба гимназиясендә укыта башладым. Читтән торып Казан дәүләт педагогик университетын тәмамладым. Эшләү дәверендә Россия, республика, район күләмендәге конкурс - олимпиадаларда, “Ел укытучысы - 2018“ – “Иң яхшы башлангыч сыйныфлар укытучысы” конкурсында җиңүләр, “Укытучы-мастер”да грант оту һәм башкалар барысы да тынгысыз, тырыш хезмәт җимешләре. Хәзерге көндә дә укытып чыгарган укучыларымнан, әти-әниләреннән килгән җылы сүзгә куанып, хөрмәтләрен тоеп эшләвемне дәвам итәм. Барлык педагогик стажым – 31 ел. Тормыш иптәшем Нуриев Фәнсаф Яхъя улы Эзмә урта мәктәбендә рәсем, хезмәт дәресләреннән белем бирә. Улыбыз Рузәл Фәнсаф улы - Казан педагогик көллиятен тәмамлап Идел буе спорт һәм туризм академиясендә белем ала. 2017-2022 елларда Сабаның “Нарат” боз сараенда, 2023-2026 елларда “Арча” һәм “Биектау” боз сараенда тренер-укытучы булып эшли. Күп кенә медаль, грамоталарга ия була. Педагогик стажы – 9 ел. Кызыбыз Сөмбел Фәнсаф кызы - Казан педагогик көллиятен тәмамлаганнан соң Казан дәүләт аграр университетының “Дәүләт һәм муниципаль идарә” факультетында укуын дәвам итә. Музыка мәктәбендә скрипка классын кызыл аттестатка тәмамлады. 2023 елда Саба гимназиясендә 1 сыйныфлар укыта башлый, “Ел укытучысы - 2023“ – “Иң яхшы башлангыч сыйныфлар укытучысы” конкурсының җиңүчесе була. Телләр өйрәнү хыялын тормышка ашыру нияте белән үзенең эшен Төркиядә (Анталия, Сиде шәһәрләрендә) дәвам итә, балалар белән эшләп күп кенә нәтиҗәләргә ирешә. Педагогик стажы – 3 ел. Өченче улыбыз Гадел әле мәктәп укучысы .
Бертуган апам Гөлиянең олы кызы Хәлилова Гүзәл Илнур кызы – шулай ук педагогик династиянең дәвамчысы. “Әллүки” балалар бакчасында тәрбияче-педагог булып эшли. Педагогик стажы – 6 ел.
Шулай итеп, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган әниебез Галимҗанова Затия Хөсәен кызы гаиләсенең укытучылык стажы 106 елга тула.
Тормыш иптәшемнең әнисе - каенанам Нуриева Сәлимә Мөбәрәк кызы озак еллар Көек балалар бакчасы мөдире булып эшләде, аның педагогик стажы – 15 ел. Нуриевлар гаиләсе 2015 елда “Куркәм гаилә”район конкурсында җиңү яулады.
Әнинең әнисе ягыннан туганнары да укытучы һөнәрен сайлап хезмәт юлларын балаларга белем бирүгә багышлаганнар. Менә алар:
Солтанов Азат Нәкыйп улы- Сатыш урта мәктәбендә физик тәрбия укытучысы.- педагогик стажы – 30 ел;
Солтанов Сәйдәш Нәкыйп улы – Саба сәнгать мәктәбе укытучысы (баян) - педагогик стажы – 37 ел;
Солтанова Рәфисә Фоат кызы - Сатыш урта мәктәбендә математика укытучысы, педагогик стажы – 35 ел(быел вафат булды).
Минһаҗева (Мөбарәкова) Рәсимә Галимҗан кызы – Казан мәктәбендә физика, татар теле һәм әдәбияты укытучысы - педагогик стажы – 30 ел;
Хәмитова (Мөбарәкова) Рәмзия Галимҗан кызы – Мамадыш районы Чаксы мәктәбендә укыта, педагогик стажы – 14 ел;
Нигъмәтҗанов Альберт Мөхәммәтгали улы - Саба гимназиясе, Саба кадет мәктәбендә физик тәрбия дәресләре укытучысы - педагогик стажы – 10 ел;
Хәмитов Рафаэль Рәхим улы - Алабуга шәһәренең мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәктәп, лицей директоры - педагогик стажы –45 ел;
Шәфигуллина Рәсимә Мөхәррәм кызы – Саба гимназиясе, Сатыш урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы - педагогик стажы – 35 ел;
Хәсәнова Алина Витальевна (Галиев Госман Гали улының оныкчыгы) - Байкиев К.С. исемендәге «ГБОУ Икшермә кадет мәктәп – интернат” - башлангыч сыйныфлар укытучысы - педагогик стажы – 23 ел.
Әлеге укытучылар республикабызның Мәгариф үсешенә зур өлеш керттеләр һәм алга таба да хезмәт династиябез дәвам итәр дип өметләнәбез.
Безнең династия 2023-2024 елда үткән “Тарихта без эзлебез” конкурсында катнашып, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә җинүчеләр булдык. Казанда Галиәскар Камал театрында йомгаклау фестивалендә дә катнаштык. Бу конкурс безнең гаиләбезне туганнар белән тагын да берләштерде, яңа күркәм эшләргә көч бирде. 14 нче буынга кадәр нәсел шәҗәрәбезне барлый алдык, алга таба киләчәк буынга бу эшне дәвам итәргә язсын иде.
Безнең гаилә әгъзалары укытучы һөнәренең горур байрагын буыннан-буынга эстафета буларак тапшырдылар. Аларны үз эшләренә чын күңелдән бирелгәнлек, иҗатка омтылу һәм балаларны ярату берләштерә. Мин үз династиям белән горурланам!
Лилия Нуриева,
Байлар Сабасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев