Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Мәҗит энем, Чулпыч авы­лының тоткасы син!»

Гатият абыйның партия билетын алдылар. Үзен әлегә эштә калдырдылар. Өендә берсеннән-берсе кечкенә алты баласы бар. Абый бөтен кыюлыгын җыеп, Казанга чыгып китә. Тикшерү була.

И заманалар! Булды бит шундый чаклар. Бу уразада, ахры, дип шикләнгән балаларга укытучылар хәтта су эчертеп йөрделәр. Районнан килгән вәкил, гает укылган йортка һереп коммунистлар, комсомоллар юкмы икәнлеген дә тикшерделәр. Бер мәлне колхоз рәисе Мөхәммәт абый Габдрахманов (Мәтәскә авылыныкы иде) районнан кил­гән вәкил белән гает укылган йортка кереп, минем Гатият абыемны алып чыгып киттеләр. Абый колхозда баш хисапчы булып эшли иде. Әйтмәсәң дә аңлашыла, хуҗа белән баш хисапчы арасында нинди серле хәлләр булып бетмәс.               

Гатият абыйның партия билетын алдылар. Үзен әлегә эштә калдырдылар. Өендә берсеннән-берсе кечкенә алты баласы бар. Абый бөтен кыюлыгын җыеп, Казанга, күптән түгел генә өлкә комитетына эшкә күчерелгән Фа­рух Габделхак улы Садыйков (аңарчы Саба районының бе­ренче секретаре була) янына чыгып китә. Тикшерү була. Эше тәртиптә, өе тулы бала чага. Хәләле Әминә апаның авыл­да балалар бакчасы булмагач аларны ташлап эшкә чыгу мөмкинлеге юк. Гатият абыйга, балаларыңны исән-сау үстер, үз эшеңдә каласың, дип партбилетын кире бирәләр. Шөкер, абыемның гаиләсе акыллы, сә­ламәт, үзләренә догада булырлык җиде бала үстереп, нәсел калдырды.

Динебез кире кайтты. Байлар Сабасында ике мәчеттән азан яңгырый. Аллаһыбыз рөхсәте белән өченче мәчетебез дә төзелеп килә. Халкыбыз мәчетләргә йөри. Аеруча яшь­ләр­нең намазга барулары йөрәккә май булып ята. Иманым камил, ышанып әйтәм, татар динен дә тотар, үзе дә бет­мәс. Без бик тә үҗәт халык бит. Зур җитешсезлегебез таркаулык кына. Безгә берләшергә, куш йодрык булып яшәргә генә кирәк. Күрәсез, һаман таркату сәясәте бара. Себер татарлары да, керәшен, мишәре дә, имеш, безнеке түгел. Миндә бер сорау куера, безнең сайлап куйган депутатларыбызның татар халкы өчен нәрсә эшләгәннәре бар икән. Карап торсаң, татар теле дәресләрен кисәләр, тагын да әллә нинди кирәкмәгән кануннар чыгаралар. Аракыны иртәнге 8 дән сатарга куйдылар. Нәтиҗәсе: 2 миллион декалитр артык хәмер сатылды. Шәп бит!?

Инде Гатият абыйга әйләнеп кайтсак, улы Мәҗит Мәскәүдә академиядә белем алып, шунда укытуда калып, озак еллар мөхтәрәм галим булып эшләде. Ялга кайткан саен авылда мәчет булуын күңеленнән тели иде. Раббым Аллаһ ишетте бу теләкне. Булган акчасын җыеп, Чулпычта элеккесе урынына бер дигән мәчет бинасын төзетеп куйды. Аннары авылда гаҗәеп матур, ипле йорт җиткерде. Авылга кайту теләге барын җитәкчеләренә ирештергәч, бер­кая кузгалмыйсың, син проректорга кандидат дип кырт кисәләр. Әммә, Мәҗитнең бөтен теләге авылга кайту була. Проректор дәрәҗәсе дә туктата алмады аны.

Хәзер ул, үзе туып үскән, үз нигезендә, үз авылында, үзе тө­зеткән мәчеттә, махсус белемле имам хатыйб – “Ректор”. Кешеләр нинди киңәш, ярдәм кирәк – аңа килә. Зиратны халык ярдәменә таянып, койма белән әйләндереп алды. Кирәк-яраклар саклана торган бинаны да коеп куйды. Өмә оештырып, агачларын кисеп, зират эчен тәртиптә тота. Бәрәкәтле Чулпыч авылының имам-хатыйбы Мәҗит Гатият улы Гатауллин –олпат шәхес. Исеме зур хәрефләр белән язылырга тиешле Кеше ул.

Аллаһының рәхмәте ирешсен сиңа, Мәҗит энем. Авы­лыбызның тоткасы син.

  Мәгьдәнур Гатауллин.

 

Фото "Саба таңнары" архивыннан. Фәридә Вилданова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев