Мамадышта инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча ярыш узды
Катнашалар һәм җиңәләр
Мамадышта инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча үткәрелгән республика беренчелеге һәм чемпионатында Сәйдәш Кашапов (Лесхоз), Камил Вәлиев (Югары Утар), Элина Шәйдуллина, Рияна Имамиева, Анастасия Ануфриева (Шәмәрдән) пьедесталның иң югары баскычына менделәр һәм җиңүче булып танылдылар. Сабабаштан Нияз Шаманов, Шәмәрдәннән Алсу Нигъмәтҗанова үз категорияләрендә II урынны алдылар. Команда ярышында безнең теннисчылар җиңүче булдылар. Егерме яшьтән югарылар арасында чемпион исеменә Фаил Шәфигуллин (Сатыш), Ләйсән Зарипова (Саба) лаек булды. Мария Чумакова, Владимир Богданов (Саба) һәм Ирек Фәтхриев (Юлбат) II нәтиҗә күрсәттеләр. Команда исәбендә көмеш медальгә ия булдылар.
Түбән Камада күз авырулары буенча инвалидлар арасында өстәл теннисы төреннән республика чемпионаты узды. Әлеге уен махсус өстәлдә үткәрелә һәм аерым ракетка, күзлек, шар һәм башка җиһазлар белән алып барыла. Спортчыларыбыз зур игътибар күрсәтеп һәм тырышлык куеп, команда исәбендә I урынны алдылар. Район данын Азат Сәмигуллин (Өтернәс), Илшат Мирзәхмәтов (Килдебәк), Илфат Тимергалиев һәм Айгөл Сабирова (Саба) яклады.
Казанда ГТО Бөтенроссия физкультура комплексының гаилә фестивале үткәрелде. Саба районы өчен Шәмәрдәннән Алсу һәм Рамил Гәрәевлар гаиләсе (уллары Наил, бабалары Илдар Ситдыйков) көч сынашты. Гәрәевлар, Түбән Кама һәм Кукмара вәкилләреннән генә калышып, 3нче урынны алдылар.
Рәшит Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев