Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Мәзәк хәлләр...

Бармы бездә юмор,юкмы?

   Ялга  каршы капка  төбендәге  үләнне чабарга кирәклеген искәртеп почта әрҗәләренә язу  салып киткәннәр  иде. Үтәми кая барасың. Беркемнең дә  штраф түлисе килми. Иң элек иртүк каршы  як  күрше Сәйфулланың   триммер тавышы ишетелә башлады. Өстенә аягыннан  башына кадәр целлофан капчык   кигән, колагына  матай  көзгесе хәтле зурлыктагы   күзлек элгән. Акыртыпмы-акырта триммерын. Уңлы-суллы  селтәнә, тирә ягына силоска әйләнеп  вакланган үлән оча.

  Аңа карап-карап тордым да, витаминлы  яшел үләнне җилгә  очырырга  ярамый дигән фикергә килдем. Шуңа күрә капка төбенә җиделе  чалгы    күтәреп   чыктым. Каерылып  чабам мин сиңа әйтим,  сул  ягымда Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” трилогиясе кадәр дисәм күбрәк булыр, ну, хокуклары һәм бурычларыбыз  язылган конституция  китабы  калынлыгында пакус  барлыкка  килә. Ташка эләгеп  киткән чалгыдан утлар  чәчри. Беләгемә көч кергәнен, үпкәләрем киңәеп киткәнен  тоям. Малай үләнне куяннарга ташып тора. Хезмәтем җилгә очмый, димәк.  Уң  як күрше Фәйсүн безнең кыланмышны мыек астыннан гына  елмаеп күзәтте дә, капка төбенә сыерын  алып чыгып бәйләп  куйды. Умыра гына сөтлебикә шифалы җәй үләнен, беләк буе  теле белән ялмап кына  ала. Гали пәкесеннән бер дә ким түгел.  Дөрес, сыерның ашаганда, ничек дип әйтим, ну,  кәкәй итә торган  сәер гадәте бар. Фәйсүннең  сөтлебикәсе дә, койрыгын   күтәреп, бер-ике җиргә “коймак”  салып куйды. Фәйсүн аны тиз генә  көрәге белән  кырып алып ишегалдына кереп югалды. Помидор төбенә әчетеп  салырга  менә дигән ашлама, ди.

Эшебезгә нәтиҗәне, кояш баегач, капка төбенә кич утырырга чыккан хәләл җефетләребез  ясады.  Фәйсүннең малае  алар  янында   калын итеп сөт өсте ягылган ипи ашый-ашый бөтерелде. Без  артык симереп киткән  куянны суеп бәлеш пешергән идек. Минем ташбаш капка төбенә шуның бер кисәген күтәреп чыкты. Ә Сәйфулланың малае кибет алмасы кимерде. Анысы-анысы,  бер атнадан триммерлы ир, расхутланып, бер мең сум штраф та түләп кайтты әле. Капка төбе начар чабылганга дисездер инде. Аның өчен, пычагым.  Калада яшәүче эшмәкәр Сәйфулладан бер өй аша гына салып  куйган коттеджына, хатынын ияртеп (гомердә булмаганны)   кайткан булган. Менә шул йокы  чүлмәге иртә баштан триммер акыртып тынычлыгымны алдылар дип жалу иткән ди. Ә бездә административ  кануннар буенча ял  көннәрендә иртәнге 9га кадәр тавышлану тыелганын үзегез дә беләсез. Менә шуннан  соң, корал эшләр, ир мактаныр, дип әйтеп карагыз  инде.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев