Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мендәр эчендә ниләр бар?

“Кайбер мендәрләрнең эчләреннән күгәргән кадаклар, энә-булавкалар, кош ояларына охшаган яки күсе формасындагы чүпрәкләр, мамыктан тегелгән, ике башлы пумала рәвешендәге шикле нәрсәләр чыккалый”

Җәйге кызу көннәр иде. Иремнең авылына ялга кайттым. Каенанамның мендәр-ястыкларын, урын-җир әйберләрен ишек алдына чыгарып җилләтергә булдым. Күктән бушлай сибелгән ультрашәмәхә нурлар астында микроблары юкка чыксын әле, дим. Шушы эшләр белән маташканда күрше хатын керде.

– Мин мендәрләрне “Реставрацияләү салоны”на илттем. Илһамия исемле танышым мендәрләрнең мамыкларын чистартып, өр-яңа тышлыклар кидереп бирде. Йокыларыбыз тәмле шуннан соң. Ике зур ястыгым бар әле, шулардан кечкенә мендәрчекләр ясатырга телим. Барасыңмы минем белән? – диде.

Икенче көнне күрше хатынның ире икебезне дә машина белән җилтерәтеп кенә районга, теге салонга төшереп тә куйды. Мендәр эчләрен юып киптерәләрдер инде дип уйлаган идем, заманнан артта калганмын икән. Биредә мендәрләрне кибеттәге пыяла өсле витринага охшаш җиһазда үзенчәлекле ысул белән чистарталар икән. Илһамия эчлекне бункерга бушата да, төймәгә баса. Мамык һава белән өрдертеп пакьләндерелә, күпертелә башлый. Бер үк вакытта кварц нурлары ярдәмендә мамыклардагы микроблар, тузан бетләре юк ителә.

Чүпләр бункер төбенә коелып бара. Сафландырылган мамык автомат рәвештә яңа сүрүгә тутырыла. Ә бункер төбендәге чүпләрне Илһамия бер тартмага җыя да урамдагы контейнерга чыгарып бушата. Тартмага күз салдым: андагы тузан, вак-төяк чүп-чар! Мондый мендәргә башын куеп яткан кешенең йокысы ничек татлы булсын да, ул ничек башы авыртып уянмасын! Җәен җилләтеп, кагып кына чистартырлык түгел икән мендәрләрне. Әле күпме чир, хәсрәт-борчулар “сеңеп” каладыр ул мендәрләргә.

Алай гына булса... “Кайбер мендәрләрнең эчләреннән күгәргән кадаклар, энә-булавкалар, кош ояларына охшаган яки күсе формасындагы чүпрәкләр, мамыктан тегелгән, ике башлы пумала рәвешендәге шикле нәрсәләр чыккалый”, – дип сөйли Илһамия. Мондый сәер нәрсәләр һава белән өстәмә өрдертсәң дә таралмый, теккән җепләре дә аермачык күренеп тора икән. Башта Илһамия аларның һәрберсен ташлап барган. Ә бервакыт бер клиентның үзенә күрсәтеп, биреп тә җибәргән. Тегесе табылдык белән им-томчыга барган. Анысы исә мендәр эченнән чыккан нәрсәнең бозым икәнен әйткән. Шул очрактан соң Илһамия барлык сәер әйберләрне мендәр ияләренә тапшырып бара икән. Үзенә зарары тимәсен өчен табылдыкларны тимер кыстыргыч белән эләктерә.

– Моңарчы сихер-бозымнарга һич ышанмый идем. Хәзер куркуга калдым, сихергә каршы догалар өйрәнә башладым, – ди ул.

Илһамиянең сүзләре ихлас, әмма алардан күңелгә шом йөгерә. Шикле әйберләрнең берсен үзем дә күрдем, иясенә бирергә дип әзерләп куйган. Моңарчы андый нәрсәләр күбесенчә иске ястык-мендәрләрдән табылган. Күптән түгел исә яшь хатын сабый баласына бүләк ителгән мендәрне алып килгән, аның эченнән дә шикле нәрсә чыккан. Димәк, бүгенге көндә дә “бозым” дигән гөнаһлы юл белән начар гамәл кылучылар бар. Дөньяга яңа килгән нәни балада кемнең үче бар диген? Явызлыкның үзенә, бөтен нәсел-нәсәбенә кире кайтачагы турында беләме икән ул явызлыкны кылган бәндә?

Галиябану ХУҖИЕВА.

 

 

Чыганак.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев