Намаз эш калдырмый
«Безгә язалар» сәхифәсе
Җомга намазына төшеп барыш. Ихластан җиренә җиткереп тәһарәт алганнан соң, Аллаһыма тапшырып, мәчеткә юл тоттым. Бисмилла әйтеп, ишекне ачып, уң аягың белән атлап керүгә, син бөтен тәнең-җаның белән тынычлыкта каласың. Шөкер, намазыңны ихластан укып, имам-хатыйбның вәгазьләрен тыңлап, кылган догаларыңны багышлап кайту юлына чыккач, бик тә мөһим бер эш башкарган кеше кебек куанып-җиңеләеп, өеңә ашыгасың. Анда сине аш-су, чәй әзерләп көтеп алалар. Игътибар икенче төрле була инде. Шөкер, намазга йөрүче яшьләребезгә, үсеп килүче егетләргә рәхмәттән башка ни әйтә алыйм соң! Алар шундый итагатьле, һәрбер инсан белән күрешеп йөрүләрен күреп тору – үзе бер манзара.
Мәчеткә йөрү тәртибен искә төшереп китим әле. Ничек керәсен яздым. Чыкканда, башта тупсадан сул аягың белән атлау хәерле. Буталып та китәсең, гел алай гына да килеп чыкмый. Берәүгә моны ипләп кенә аңлаткан идем – үтеңне тишәрдәй итеп карады. Әһә, болай икән бу, дидем ахырдан.
Тәсбих турында да язмый булмас. Аны кендек турында тартырга кирәклеген ишеткән бар иде. Сәбәбен әйтмәделәр. Дини китапларда тәсбихнең кендектән өстә, кәчтүмнең эчке кесәсендә йөрергә тиешлеге бәян ителгән. Һәрхәлдә чалбар кесәсенә салмыйлар.
Мәчеткә йөрү яшьне сорамый, эшне дә калдырмый. Намаз ул – физзарядка, эш арасында ял итеп алу да, бакыйлыкка күчкән әти-әниеңә, тугыннарыңа, барча әрвахларга дога кылудан сафланып калу да. Намазга өйрәник, җәмәгать. Шушы юлга басучылар мин язганнарны искә алырлар дип уйлыйм. Өметебез зурдан.
Мәгъдәнур Гатауллин
Фото: «Безнең гәҗит»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев