Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Намаз укыган халкым беркайчан да югалмас...»

Җомга насыйхәте

 

 Әби оныгы белән  намазда.  Багышлаудан  соң, оныгы, мең рәхмәт  сиңа Раббым, дип төгәлләп  куя. Әмма әбисе аны бүлдерә: “Кызым, рәхмәт әйтү бик мәслихәт  эш. Әмма  чиксез рәхмәт дип әйт.  Үзеңнең   күңелеңә мәрхәмәт  килеп, куанычлы булырсың. Мин дә бик шатланырмын  синең өчен”, – ди.

  Кая барсам  да, хәтерләп   йөрим: Сабада да,  авыллардагы башка  мәчетләргә дә балаларның күпләп  килүен  күрәм.  Шатлыгым арта,   сулышым  киңәя.  Матур итеп  күрешә белүләре  үзе бер игелекле гамәл. Туган  авылым Чулпычта иманлы,  ышанычлы  үсмер егетебез Самат Мөбарәков  бар. Сабада  азан әйтү бәйгесендә беренче  урынны  алды  ул.  Авылда имам булмаганда мәчеттә намаз  уку  вакытларын үзе  үткәрә.   Шөкер, иманлы  яшьләр үсә.  Насыйп булса, Сабада дүртенче  мәчетнең ачылуын   күрү теләгем дә зурдан. Аллаһ  йортларын үз  акчасыннан өлеш  чыгарып  салып, анда намаз  укыган  халкым беркайчан  да югалмас.

Мәгъдәнур Гатауллин.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев