Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Халкыма сокланам

Татарлар нинди генә авырлык күрсәләр дә, без бар, без әле дә исән!

Тыгызланган таш, аның өстенә тыгызлап түшәлгән асфальтны күтәреп, йомшак-зәгыйфь дип уйлаган үлән баш калкытып килә. Бу миңа татар халкының үткән гомер мизгелләрен хәтерләтә.

Татарлар нинди генә авырлык күрсәләр дә,  без бар, без әле дә исән! Ул үзенең шулкадәр дә тырыш үҗәтлеге белән һаман да яшәргә тырыша. Юлда йөргәндә ачык күренә: төзек, матур, яп-якты авыл икән, ул татар авылы булып чыга.

Күптән түгел якташым Габит Фәрхетдинов та үзләренең Украинага саламга баргач күргәннәре хакында «Безнең гәҗит»кә язып чыкты. Татар икәнлекләрен белеп алгач, андагы халык муеннарына ышкып күрсәтеп, моннан тизрәк китү ягын караган. Безнекеләрне фатирга да кертмәгәннәр. Татарларны карарга дип төркем-төркем халык җыелган.

   Ә мин менә үз халкыма сокланам. Аның тырышлыгына таң калам. Телебез дә бетмәс, милли традицияләребез дә сакланыр. Безгә әле мескенләнергә иртәрәк. Өлкәннәрнең бурычы – оныкларыбызга телне дә, милли йолаларыбызны да өйрәтеп калдыру. Аларга телебезне онытмаслык итеп сеңдереп  калдыра алсак, без киләчәктә дә халык буларак яшәрбез.

Мәгъдәнур Гатауллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев