Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Хатын-кызларыбызның әдәпле, матур киенеп йөрүләре күңелгә май булып ята»

Сезнең хатларны укыйбыз

  Күр әле түбәтәй кигән мө­селман кардәшемне. Йөзе елмаюлы булыр, ачык йөзле, иманлы кеше. Милли баш киемебез түбәтәй бүгенге көнгәчә ничә гасырлар кичеп килә инде. Шөкер Аллаһыма, шуны кигән кеше матур бит, кеше арасында аерылып тора. Кибетләргә йомыш төшкәндә киеп баргалыйм үзем. Мәчеткә төшеп барышыңмы, дип сорыйлар. «Юк, – мин әйтәм, – татарның милли баш киеме ич инде түбәтәй».

 Хатын-кызларыбызның да өс киеме турында телгә алыйк әле. Озын күлмәк кияргә яратучылар  күбәя бара. Бик күңелле фал бу. Димәк, бу апабыз ислам динен хөрмәт итә, бәлки намазга да баскандыр әле. Күңелгә рәхәт. Шулай да чамасын белеп киенү кирәктер. Җиргә сөйрәлеп, ышкылып йөргәне бер дә матур түгел. Хатын-кызларыбызның әдәпле, матур киенеп йөрүләре күңелгә май булып ята.

 Әниләр көмеш тәңкәләрне тишеп, матур путага тезәләр иде дә, шул көмеш тәңкәле путаны чәч үргәндә бергә кушып үрәләр иде. Әкрен генә чылтыраулары ничек күңелгә хуш килмәсен! Авырлыгы белән дә чәчне үстерергә йогынты ясагандыр әле ул. Безнең әниләр барысы да озын, матур чәчлеләр иде шул. Көмеш тәңкәле пута – чулпы дип атала. Хәзер андыйларга кызыкмый шул асыл затларыбыз. Чәчкә түгел, борынга, иренгә алка тага башладылар. Колакка таккан алка аңлашыла, анысы шулай кирәк тә, матур да.

 Халкымның мирасы турында китаплар язарга була. Аллаһка шөкер, мирасыбызның күп төрләре сакланып калган. Әдәп мираслары турында сөйләшү, фикер алышулар да кирәк. Алар файдалы да, күңелле дә.

Мөхәммәд (с.г.в.) мәчеткә кергәндә уң аяктан кереп, чыкканда сул аяктан атлап чыгарга куша. Шулай ук өс, аяк киемнәре кигәндә дә уң яктан кияргә, сул яктан салырга өйрәтә.

Оныгым чалбарын киеп маташа. “Улым, бисмиллаңны әйтеп, чалбарыңны уң аяктан киясе”, – дигән идем, “Какая разница”, – булды җавабы. Без әле үзебез дә тәрбия биреп бетерә алабызмы, дигән нәтиҗәгә киләсе түгелме?

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев