Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Хезмәттәшем, тарихчы Илдар

Өлкәнәя барган саен яшьлек ешрак искә төшә. Мәктәп, институтта укыган еллар күз алдына килә. Укыткан чорларда үткәрелгән ачык дәресләр, класстан тыш чаралар төшләргә кереп йөдәтә...

Бүгенге язмам бер группада укып белем алган, 40 елга якын мәгариф өлкәсендә бергә эшләгән сабакташым-хезмәттәшем Илдар  Сафин турында.

Язмышына бик рәхмәтле ул. Илдар Фәтхулла улы Саба урта мәктәбен тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. Казан дәүләт педагогия институтында укытучы белгечлеге алганнан соң, Юлбат сигезьеллык мәктәбендә балаларга белем бирә  башлый. Берничә елдан соң ул урта  мәктәп  итеп  үзгәртелә. Балалар күп, яшь укытучылар да җитәрлек. Мәктәп көндезен дә, кичен дә шау-гөр килеп тора. Илдар Сафин балаларга белем бирү белән беррәттән, читтән торып  Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Шул елларда Рәмзия Габделбәр кызы белән танышып гаилә кора. Хезмәт елларын кушып санаганда, аларның 80 елга якын педагогик стажы  җыела  икән.

Тырышып, башкарган эшлә­ренең мәгънәсен аңлап, намус белән хезмәт иттеләр алар. Икесе дә “Россия Федерациясе гомум­белем бирү мәктәпләренең мак­таулы хезмәткәре” күкрәк бил­гесенә лаек булдылар. 2015 ел­­да Илдар Сафинга Татарстан Рес­­­пуб­ликасының атказанган ­укытучысы исеме бирелде.  “Луч­ший учитель” республика конкурсы җиңүчесе дә ул. 2006 елда “Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе буларак, Россия Президенты  һәм “Татарстанның иң яхшы укытучысы” грантларын  алды.

1993 елдан,  район мәктәпләре арасында беренче булып, видеокласс ача, мәктәп тормышы, авыл, район тарихына бәйле видеоязмалар төшерә.   Аның тырышлыгы  нәтиҗәсендә, мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли башлый. 2014 елда үз авыллары тарихын чагылдырган “Юлбатым – Ямбулатым” исемле күләмле тарихи-публицистик китабы дөнья күрде.

Илдар Фәтхулла улы  Саба районы тарихында иң беренче  булып татар токымлы ат сатып алган милли җанлы шәхес тә әле. Атчылык – хезмәттәшебезнең барыбызны да сокланырга мәҗбүр иткән мавыгуы һәм горурлыгы.

Соңгы елларда үз хуҗалыгы биләмәсендә шәхси музей булдырды. Аның эшчәнлеге аша үзенең оныкларын, мәктәп укучыларын  туган як  тарихы белән кызыксындырырга тырыша.  Районыбызда үткәрелгән тарихи-эзләнү эшләрендә дә актив катнашучы ул.

Илдар Фәтхулла улы Бөтендөнья татар конрессы каршында эшләп килүче татар төбәкчеләре оешмасы советы әгъзасы. Конгресс үткәргән конференцияләрдә, форумнарда чыгышлар ясый, тәҗрибәсе белән уртаклаша, районыбызда барган тарихи чараларны республика күләмендә күрсәтергә тырыша. 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге – “Татар халкы алдында күрсәткән хезмәтләре өчен” медаленә лаек булды.

Хатыны Рәмзия Габделбәр  кызы белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Руслан Казан дәүләт финанс-экономика институтын тәмамлады.  Радик Казан энергетика университетында белем алды. Алар, тормышта үз юлларын табып, Казан шәһәрендә яшиләр. Әти-әниләрен алты онык белән сөендерделәр. Алтынчысы, ямь өстенә ямь булып, бабасының юбилее якынлашкан көннәрдә дөньяга килде. Әйе, беркайчан да тик тора белми торган тынгысыз җанлы хезмәттәшебез декабрь аенда 70 яшен тутыра. Аңа сәламәтлек, иҗат  уңышлары,  яңа  эзләнүләр телик.

Айдар Гарипов,

Саба төбәге тарихын­ өйрә­нү­че­­­­, Татарстан Республикасының мәгариф отличнигы.

Чулпыч авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев