Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үзем белән үзем сөйләшәм...

Нинди кешеләр соң без татарлар? Ни өчен булдыра алмыйбыз? Нинди кимчелекләребез итәктән тарта?

Дөрес, тырыш халык без, тәртибебез дә начар түгел, ак көнләшү белән көнләшә дә беләбез. Әйтик, күршең йорт-җирен ныгыта икән, син дә, йокламасаң йокламыйсың, аннан арурак итеп эшлисең.

Ерактан башлыйм әле. Кытай язмаларында күренгәнчә, монгол телендә сөйләшүче бик күп кабиләләр була. Шулар арасында дадән (татар)  кабиләсе дә. XIII гасыр башларында Чыңгыз хан үзенә буйсынмаган дадәннәрне рәхимсез рәвештә тар-мар итә башлый һәм татарларны һөҗүм итүче гаскәр башына куя. Аларны дошманга беренче булып ташланырга мәҗбүр итә. Аңлашыла ки, “татар килә” дигән сүз курку сүзенә әйләнә.

Чыңгыз хан идарәсе 300 елга сузылса да, бердәмлек булмау нәтиҗәсендә тарала. Русларның, 300 ел татар золымында изелгәнбез, диюләре шуннан  килә. Югыйсә салымны да 10 процент кына салган. Ә без хәзер «өлкән агайга» 80 процент итеп илтеп бирәбез. Тарихтан беләбез, Алтын Урда Туктамыш хан, Алмыш хан, Тархан ханнарның тырышлыгы белән дә сакланып кала алмаган. И-их, бу бердәмлек булмау! Явыз Иван Казан кырына килгәч, Әстерхан, Кырым, Касыйм ханлыкларына чакыру җибәрәләр. Килмиләр бит, Казанны сакларга килмиләр. Ахыры ни? Явыз Иван берәм-берәм барысын да яулап ала, үзенә буйсындыра.  Белеп торабыз, татар булганыбыз өчен генә дә «өлкән агай» безнең өскә күпме кимсетүләр өя. Бөек Ватан сугышы вакытында да бик күп каһарманнарыбызга татар булганы өчен генә Герой исеме бирмиләр. Хәзер ачыклап, бу хакта курыкмыйча язалар.

Әле менә шушы безнең көннәрдә булган вакыйгаларны гына алыйк. Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитованы күпме талкыдылар, аннары Камиләбезне. Кызларыбызның  күргән газаплары татар булган өчен дә. Татар халкын кимсетәләр, инде тора алмас дисең, тора, кагына, төзәтенә дә, янә үз эшенә керешә ул.  Татар халкы арасында шаккатмалы мисаллар байтак. Татарларны берләштерүче идеология беркайчан да булмаган, бүген дә юк.  Татарны татар басымчак иткән илдә була да алмый ул.

Гаҗәеп булдыклы, яхшы белем алган галимнәребез чит илләрдә хезмәт куя. Без аларны бәяли дә белмибез. Алар туры сүзле, сүзләрен дә күтәрә алмыйбыз, хезмәтләре өчен дә җитәрлек итеп түләү хәлдән килми. Әйтик, Роальд Сәгъдиевкә монда урын таба алмас идекмени? Юк шул, Америкага кирәк андый космос белгечләре. Кармакка җимне куя белә алар. Химик Вил Мирзаянов үзебездә эшли алмас идемени? Ул да Америка фәнен ныгыта. Аларда химия, галәм фәне ничек тә, бездә ничек. Без монда 20 ел инде бер космодромны төзеп бетерә алмыйбыз. Эшләргә түгел, урларга остардык шул. Инде тагын да  яманрагы булмасын, Раббым рәхмәтеннән ташламасын дип догада торыйк.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев