3 август 2026 яңалыклары
-
Югары уку йортларында бюджетка документлар кабул итүнең соңгы көннәре якынлаша, түләүле укуның даталары билгеләнде
Россия вузларында түләүле укуга 30 сентябрьгә кадәр, бюджетка бакалавриат һәм специалитетка — 29 августка, магистратурага 20 сентябрьгә кадәр документлар кабул ителә.
-
Күңелләрне берләштереп: Түбән оч урамында зур бәйрәм гөрләде
Тимершык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы бердәмлектә «Түбән очта кунакта» урам бәйрәмен уздырып, милли уеннарда катнашып, күңел ачты һәм күрше Шекше, Түбән Шытсу, Елыш авылларыннан килгән остазлар үткәргән мастер-класс өчен рәхмәт белдерде.
-
Рухына дога булып барып ирешсен
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнур Шәйхуллин истәлегенә икенче тапкыр мини футбол турниры үткәрелде
-
Тиз дә, тәмле дә: помидор белән кабачкидан гади генә әзерләнә торган искиткеч ризык рецепты
Помидор һәм яшь кабачкидан әзерләнә торган бу гади, әмма бик тәмле сезонлы закуска табынны бизәр. Ул тиз әзерләнә, сусыл була һәм ит ризыклары белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә бик яхшы туры килә.
-
Кукмара районында ир-ат саксыз тәмәке тарту аркасында янгында һәлак булган
Шәхси йорт һәм каралты-куралар янган
-
Татарстанда август башыннан намазлар вакыты үзгәрә
Барысы да төн караңгылану аркасында
-
Өч Нарат авылында иске электр баганаларын яңаларына алыштыралар
Саба районы Өч Нарат авылында тузган агач баганаларны тимер-бетонга алыштырып, электр челтәрен комплекслы яңарту эшләре бара.
-
Өстәл теннисы буенча традицион «Якшәмбе лигасы» узды
Саба районы өстәл теннисы спортчылары «Саба-Арена»да Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан узган традицион лиганың абсолют җиңүчесе итеп Хайем Исмаиловны, икенче урынга Динара Исмаилованы, ә өченчегә Газиз Даулиевны лаек дип тапты.
-
Туктар авылы халкы һәм хәйриячеләр тырышлыгы белән тарихи мәчетнең тышкы өлеше төзекләндерелде
Тарихи мирас сакланып калган һәм тагын да ямьләнгән, дип хәбәр итә җирле мәхәллә активы.
-
Яшь гомер өзелде: Саба районында 25 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табылды
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
-
Саба мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары
Намаз – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бик зур бүләге. Адәм баласының күңеленә рәхәтлек бирә, җанына тынычлык иңдерә торган изге гамәлләрнең берсе дә ул.
-
Бүген Байлар Сабасында һава торышы нинди булыр?
Сынамыш: 3 августта көне буе яшенле яңгыр яуса, боз да көтегез
-
Олы Ныртыда “Мәдәнияттә – бергә” фестивале
Чара күптән түгел генә авыл халкы һәм якын-тирә торак пунктлар өчен ишекләрен ачкан яңа күпфункцияле авыл мәдәният йортында уздырылды