Өч Нарат авылында иске электр баганаларын яңаларына алыштыралар
Саба районы Өч Нарат авылында тузган агач баганаларны тимер-бетонга алыштырып, электр челтәрен комплекслы яңарту эшләре бара.
Саба районы Иске Икшермә авыл җирлегенең Өч Нарат авылында масштаблы инфраструктура эше — электр челтәрен комплекслы яңарту бара.
Бу эшләрнең максаты — торак пункттагы энергия белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын арттыру, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту һәм киләчәктә көчле җил-давыллар вакытында өзеклекләр булдырмау. Искергән агач баганалар заман таләпләренә туры килми, алар тузган һәм техник куркынычсызлык ягыннан зур риск тудырган.
Хәзерге вакытта авыл урамнарында иске агач терәкләрне ныклы тимер-бетон конструкцияләргә планлы рәвештә алыштыру дәвам итә. Моннан тыш:
-Яңа баганаларга изоляцияләнгән үткәргечләр (СИП) сузыла;
-Электр тапшыру линиясенең барлык кирәк-яраклары — изоляторлар, арматура һәм яктырту приборлары да яңартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев