Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Мәдәният

Күңелләрне берләштереп: Түбән оч урамында зур бәйрәм гөрләде

Тимершык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы бердәмлектә «Түбән очта кунакта» урам бәйрәмен уздырып, милли уеннарда катнашып, күңел ачты һәм күрше Шекше, Түбән Шытсу, Елыш авылларыннан килгән остазлар үткәргән мастер-класс өчен рәхмәт белдерде.

    2 август көнне Тимершык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән берлектә «Түбән очта кунакта» урам бәйрәме үткәрделәр. Чара авылдашлар, туганнар һәм якташлар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, шулай ук авыл традицияләрен саклау һәм популярлаштыру максатында оештырылды.       Бәйрәм программасында халык җырлары яңгырады, традицион халык уеннары оештырылды,  капчык киеп йөгерү, таяк тартышу һәм башкалар. Олылар да, балалар да бик теләп катнашты: уеннарда җиңүчеләр истәлекле призлар алды, барлык катнашучылар да сыйланды. Бәйрәм авыл җәмәгатьчелегенең бердәмлеген ачык күрсәтте һәм халыкка формаль булмаган шартларда бер-берсе белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек бирде. Кич белән бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

   Шекше, Түбән Шытсу, Елыш авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренә балаларга мастер-класс үткәргәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

                                                                                                                                                                                Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев