Туктар авылы халкы һәм хәйриячеләр тырышлыгы белән тарихи мәчетнең тышкы өлеше төзекләндерелде
Тарихи мирас сакланып калган һәм тагын да ямьләнгән, дип хәбәр итә җирле мәхәллә активы.
Килдебәк авыл җирлегенең Туктар авылы мәчете 1896 елда бут ташыннан төзелгән. 1960 нчы елдан 2016нчы елга кадәр мәчет бинасы авыл клубы булып хезмәт итте, ә 2017 елда бина Туктар авылы мәхәлләсенә тапшырылды. Шуннан соң авыл халкы бинаны төзекләндерүгә кереште. Берничә ел элек мәчетнең түбәсе яңартылды һәм бинага манара куелды, бинаның эчке өлеше төзекләндерелде. Барлык эшләр дә авыл халкы һәм хәйриячеләр акчасына башкарылды.
Ә быел Туктар авылы мәчетендә бинаның тышкы өлеше төзекләндерелде. Барлык эшләр дә шулай ук авыл халкы һәм хәйриячеләр акчасына башкарылды. Әлеге изге эшне оештырган һәм әлеге эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев