Рухына дога булып барып ирешсен
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнур Шәйхуллин истәлегенә икенче тапкыр мини футбол турниры үткәрелде
Узган шимбәдә Олыяз авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илнур Шәйхуллин истәлегенә икенче тапкыр мини футбол турниры үткәрелде. Илнур Фәнис улы 1991 елда туган. Әти-әнисе Казаннан Олыяз авылына кайтып урнашканда аңа өч яшь була. Тугызынчы классны тәмамлагач, Казан элемтә техникумында белем ала. “Әхмәтов Р.Г.” хуҗалыгында роботлаштырылган фермада эшләп, йортлы була. Махсус хәрби операциягә 2022 елда мобилизацияләнә. Гранатометчы булып хезмәт итә. 2024 елның 1 июлендә Донецк Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә гомере өзелә. Илнур Шәйхуллин соңгы сулышына кадәр Ватанына, хәрби антына тугры калды.
Турнирның ачылышына җирле үзидарә, хуҗалык җитәкчеләре, спонсор килде. Мөхтәсиб Айнур хәзрәт Илнур рухына изге дога багышлады, хәер-фатыйхасын бирде. Уеннар 6 команда катнашында кичкә кадәр барды. Җиңүне район хакимияте футболчылары яулады. Мәйдан хуҗалары –2нче, Эзмә егетләре 3нче урынны алды. Дүртенче урында Иләбәр футболчылары. Ярышның төп иганәчеләре “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Игенче” җәмгыяте һәм шәхси эшмәкәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев