Саба таңнары

Сабинский район

16+
Дин

ФИТЫР СӘДАКАСЫ, ЗӘКЯТ, ФИДИЯ ТУРЫНДА

Рамазан аеның соңгы ун көне фитыр зәкят, фидия сәдакалары бирә торган вакыт. Мәчетләрдә фитыр сәдакаларына аерым әрҗәләр куела. Соңыннан алар керемгә алынып мохтаҗларга бирелә.

  Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәдисләреннән аңлашылганча, бу - ураза тотучының гыйбадәте кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдака. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип бирә. Әгәр дә фитыр сәдакасы бирелә башлау көненә гаиләдә бала туса, аның өчен дә бирелә. Фитыр сәдакасы фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, өстәмә байлыгы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр) бирелә. Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.  Аны җыеп та, көннәргә бүлеп тә бирергә ярый. Акчалата бирү мәҗбүри түгел, мохтаҗ кешене ашатсаң да ярый. Аллаһ разый булсын.

Алмаз хәзрәт Гаянов,

Саба җәмигъ мәчете имамы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев