Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды
Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» балалар приютына авыл җирлегебез хәзрәте Исхаков Рәфикъ Галимҗан улы килде. Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Хәзрәт балаларга ныклы сәламәтлек, укуда уңышлар һәм изге гамәлләр теләп мөрәҗәгать итте.
Шулай ук балаларга йөрәктә игелек саклауның, бер-береңә ярдәм итүнең һәм остазларыңны тыңлауның мөһимлеге турында сөйләде. Рәфикъ Галимҗанович һәр укучыны тәм-томнары белән сөендерде, моның өчен без аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез!, – диелә әлеге язмада.
Нет комментариев