Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Элвин Грей «Татар җыры» бәйгесен Россия масштабында күрсәтергә лаек концерт дип атады

Халыкара җыр фестивалендә барлыгы 200дән артык җыр башкарылган.

Татар җыры эстрада фестивале Россия масштабында күрсәтергә лаек концерт. Бу хакта Башкортстанның атказанган артисты, Элвин Грей исеме белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин халыкара эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Татар җыры» Россия эстрадасына күрсәтергә оят түгел, горурланып чыгыш ясарга була», — диде ул.

«Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев фестивальдә ел дәвамында иң популяр җырлар булачагын әйтте. «Безнең фестиваль аркылы 200дән артык җыр башкарылды, татар эстрадасындагы күп җырчы безнең компания белән эшли. Без чын күңелдән татар телен, мәдәниятен саклау өчен өлешебезне кертүгә бик шатбыз», — диде ул.

Ул Гүзәл Уразованы «горурлыгыбыз» дип атады. Җырчы үзенчә аерым стиль алып килде, — ди Камил Гәрәев. Уразованың беренче адымнарын «Барс Медиа» белән башлавын әйтте.

«2002 елда булган иде. Бик зур вакыйга сәнгатьтә 20 ел дәвамында бердәнбер масштаблы фестиваль булып тора. Яшь буын да сәхнәдә чыгыш ясый алды, күп җырчылар чыкты», — дип искә төшерде Гүзәл Уразова.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кая барабыз без?!??! Оч тиенлек жырчылар уз-узлэрен юлдыз диеп хис итэлэр. Барысыда Р.Вагапов истэлегеннэ багышлаган бэйге жинучелэре, аларнын жырларыннан Ильхамнар.Рэшитлэр ,Элфиялэр уз каберлэрендэ коненэ 100 мэртэбэ эйлэнэлэр. тагын шул исемлектэ Ильсияр Б.дэ."Булмый инде- булмагач, тавышымда булмагач,укреп йорим зур сэхнэдэ Сабаларда тумагач"....