Гөлназ, яшь кенә булуына карамастан, татар һәм башкорт эстрадасында күптән инде иң билгеле җырчылар исемлегендә иде. Хәзер ул "Җәннәт" псевдонимы белән Русия киңлекләрен яулаячак.
Сати Казанованың продюсерына аның тавышы, төс-килбәте, хәтта акценты да ошаган. Соңгысы безгә бик ачык ярылып ятмаса да, чит колакка ишетелә, күрәсең.
Ә менә Гөлназ Асаеваның мөмкинлекләре өчен ике республика сәхнәләре генә тар булуы күптән билгеле иде. Хәзер ул күбрәк Мәскәүдә яшәячәк, андагы студиядә беренче җыры яздырылган да инде. Ә яңа альбом язар өчен ул Казахстанга барачак.
"Кыз бала" җырындагыча, "торган кадәр тормас бүтән, очар вакытлары җиткән" Гөлназыбызның. Нык булсын канатлары!
Нет комментариев