Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Николай Басков: «Берсеннән аерылам – ул кияүгә чыга, икенчесеннән аерылам – авырга уза»

42 яшьлек җырчы Николай Басков бүгенге көндә күпләр кызыгырлык буйдак статусына ия. Эш графигы тыгыз булу сәбәпле, аның шәхси тормышын җайга салу мөмкинлеге юк. Аның каравы, Басков үзенең элеккеге кызларына бәхет китерәчәгенә ышана.

Җиде ел элек Николай Басков продюсер Борис Шпигельның кызы Светлана белән гаилә корган иде. Әлеге мөнәсәбәтләрдән җырчының улы Бронислав туды. Басковның шулай ук Оксана Федорова, Анастасия Волочкова, София Кальчева, Виктория Лопырева белән дә мәхәббәт тарихлары булып алды.

«Миңа Глоба 42 яшьтә үз бәхетеңне очратырсың дигән иде. Миңа аны табуы бик авыр. Минем сөйгән ярым кайгыртучан, аңлы кеше булырга тиеш. Өстәвенә, мин ярлы артист түгел, аңлыйсыздыр. Бәлки, мин чит илдән, шоу-бизнес өлкәсеннән булмаган кешене сайлармын. Сүз уңаеннан, кызыклы фактны билгеләп үттем: берсе белән аерылышам — ул уңышлы кияүгә чыга, икенчесе белән аерылышам — авырга уза», — дип нәтиҗә ясаган җырчы.

Автор: Александра Иванова

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев