Саба таңнары

Сабинский район

16+
Фоторепортажлар

Гает намазлары Саба районы мәхәлләләрендә зур оешканлык белән үтте

Саба районында барлыгы 63 Аллаһы йорты исәпләнә

  Бүген районыбыз мәчетләрендә иртән иртүк гает намазы укылды. Саба җәмигъ мәчетендә  имам Алмаз хәзрәт Гаянов  бәйрәм намазына килүчеләрне Рамазан гаете белән котлады, һәркемнең ихласлык белән тоткан уразаларының кабул булуын теләде. Мәчетнең икенче имамы Илдар хәзрәт тә үз вәгазендә динебез Ислам, аның фазыйләтләре, шәригать кушаканча яшәү, киенү әдәпләре, телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләләренә тукталды. Гает намазы укылып, күмәкләшеп дога кылганнан соң, халык бер-берсен бәйрәм белән котлады һәм урамда учакта пешкән кайнар пылаудан авыз итте.  Сабаның «Тынычлык» мәчетендә дә гаеткә килүчеләргә бәйрәм чәе әзерләнде. Кабул гамәлләр булсын!

 Фотоларда Кече Шыңар, Чулпыч, Саба җәмигъ, Мотыйгулла, Тимершык, Өчнарат, Шекше, Мишәбәш   авылы, Килдебәк авыл җирлегендәге авыл мәчетләрендә узган гает намазлары мизгелләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев