Казанның Жилплощадка бистәсендә һәр якшәмбе иртән Хәерче базары җыела. Блошиный рынок, ди руслар. Бу базар турында инде язганыбыз булды. Бүген тагын йөрдек әле шунда. "Матбугат.ру"ның "Хәерче базары"ннан фоторепортажы:
.jpg)
1 - "Хәерче базары"нда иртә таңнан урын алмасаң, калмый.
.jpg)
2 - Әлүмин кашыкларга кадәр сатыла монда (б/у)
.jpg)
3 - Йодрык кадәрле генә самавыр
.jpg)
4 - Бер бабай видеорегистратор сатты
.jpg)
5 - "Москвич" автомобильләре өчен коробка рычагына бу
.jpg)
6 - Киштә урынына раскладушка куллана кайберәүләр
.jpg)
7 - Аудио, видеоларны теләсә-нинди форматта табарга була монда
.jpg)
8 - Балыгы да шунда ук сатыла
.jpg)
9 - Маркетинговый ход
.jpg)
10 - Бушлай мәче балалары
.jpg)
11 - Берничә этаждан торган тавыклар йорты
.jpg)
12 - Винил
.jpg)
13 - Самавыр, гитара яки гвоздодёр - ни кирәк?
.jpg)
14 - Иске балалар уенчыклары да күп
.jpg)
15 - Базар Гудованцев урамы буйлап сузылган
.jpg)
16 - Берничә тартма тройной одеколон
.jpg)
17 - Чәйнек, телевизор һәм значоклар
.jpg)
18 - Шәп мангаллар. Сезонда яхшы сатыладыр
.jpg)
19 - Кайбер редакция журналистлары, ишетәсезме, сезнең өчен менә шушындый язу машинкасы бар монда
.jpg)
20 - Совет заманында бу базар Челюскин һәм Айдаров урамнары киселешендә җыела иде. Соңрак Жилкага күчте
.jpg)
21 - "Барс-Медиа" компаниясе бу хәлләрне күреп, кабат аудио-, видеокассеталар чыгара башламагае
.jpg)
22 - Көмешкә куу аппараты сатуга куелуга уенчык ат бик күңелсезләнә
.jpg)
23 - "Мин эчмим, тартмыйм, мин үлемнән калдым. Тәңкә җыю - бер юанычым", - диде бу абзый.
.jpg)
24 - Төшке ашка кадәр "Хәерче базары" инде таралып бетә. Киләсе якшәмбедә кабат җыелыр өчен...
Фото: http://matbugat.ru
Нет комментариев