Ел саен гает көнне мәчет имамлыгы балалар өчен күңел ачу чарасы оештыра
Бәйрәмне эчтәлекле вәгазь белән мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафин ачып җибәрде. Быел балалар арасында ураза тотучыларның тагын да артуын билгеләп үтте, барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде. Аннары мәйданда күңелле конкурслар һәм викториналар башланып китте. Балаларга бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде. Әхмәд хәзрәт бәйрәмгә килүчеләргә тагын бер кат рәхмәт әйтеп, динебезнең дуслык татулык, кардәшлек дине икәнен, яхшы гамәлләр кылып яшәргә, динебезне хөрмәт итәргә, өлкәннәргә мәрхәмәтле булырга, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укырга кирәклеген әйтеп үтте, һәркемгә уңышлар теләде.
Нет комментариев