Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Саба аграр көллиятендә IT белгечләр әзерлиләр

Көллият студентларын, аларның әти-әниләрен,укытучыларны Белем бәйрәме белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләде.

Көллият   студентларын, аларның әти-әниләрен,укытучыларны  Белем бәйрәме белән  башкарма комитеты җитәкчесе  Марат Ишниязов  тәбрикләде.  “Гадәттәгечә, 2022-2023 уку  елына  да  аграр  көллият  яңалыклар белән  килде. Бишенче  факультет  ачылып,  яңа һөнәр ай-ти белгечләр әзерли  башлыйлар. Көллиятне тәмамлаган студентлар әлеге  юнәлештә дә үз районнарына  кайтып, алдынгы технологияләр  кертүдә зур  файда   китерерләр дип  ышанам. Белем  алучыларның 60 проценты башка төбәкләрдән  булуы көллиятне чын  мәгънәсендә  зур абруе бар  дигәнне  аңлата. Биредә уку-укыту өчен барлык  шартлар тудырылган. Шуңа өстәп, 350  урынлы  яңа тулай  торак  төзелеп  китә. Янәшәсендә  футбол манежы да  сафка басачак. Студентларга теләгем шул: тырышып  укыгыз,  чөнки  белемле-һөнәрле  кешенең  килчәге бар. Ул тормышта  үз  урынын таба,  югалып  калмый”,– диде Марат Рашат  улы.

  Көллият директоры  Закирҗан Бикмөхәммәтов та программистлар белгечлеге буенча укытуның зур дәрәҗә булуына басым  ясады. Мондый  факультет республикадагы  махсус урта белем бирү  уку  йортларында әлегә бердәнбер. Шулай  ук яңа тулай  торакта бер  студентка 18 квадрат метр мәйдан туры   киләчәк. “Дүрт студентка бу  супер заманча фатир дигән  сүз”,– диде  җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев