Суд карары  кулланучылар хокукларын яклый
Хокук мәктәбе

Суд карары кулланучылар хокукларын яклый

Хәзер күпләр товарларны интернет-кибетләр, маркетплейслар аша да кайтарта һәм алырга теләгән әйберенең сыйфаты турында алдан хәбәрдар булмый.

Суд яклады: Саба районында яшәүче төзексез планшет өчен акчаны һәм мораль зыянны кире кайтарган

Төзексезлекләр товарны куллана башлагач  кына ачыклана. Әлбәттә, беркемнең дә ватык  планшет  яки телефон яисә башка төр техника белән утырып каласы килми. “Кулланучыларның хокукларын яклау турында«гы РФ Законының 18нче маддәсенә ярашлы рәвештә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы аны алыштыруны яки түләнгән сумманы  кире  кайтырып бирүне таләп итәргә хокуклы. Барысы да кануннарда язылганча гына барса, яхшы да бит. Тормышта алай гына уңай килеп чыкмый. Көймәң комга терәлсә, судка мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый.

Мәхкәмә яклавы – кулланучыларның хокуклары бозылган очракта аларның  мәнфәгатьләрен яклаучы төп ме­ханизмнарның берсе. Чөнки бер генә дәүләт органы да учреждениенеме, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнеме, маркетплейснымы, гражданнарга нинди дә булса акча түләргә мәҗбүр итә алмый. Кешенең судка мөрәҗәгать итү хокукы турыдан-туры «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 17нче статьясында беркетелгән. Ул судка түбәндәге очракларда гариза яза ала: аңа җитешсезлеге булган товар сатканнар; сыйфатсыз хезмәт күрсәткәннәр; товар турында кирәкле мәгълүмат бирмәгәннәр яки законда каралган башка хокукларны бозганнар.

Мисалга, 2025 елның 6 августында Илсуров (фамилиясе үзгәртелде) интернет-кибеттән 182779 сумлык планшет сатып ала. Аннан озак дәвам итмәгән файдалану вакытында мобиль җайланманың камерасы эшләми башлый, аннары бөтенләй кабынмый. Бер атна үткәннән соң Илсуров планшетның төзеклеген тикшертү өчен сервис үзәккә мөрәҗәгать итә. Башкарылган эшләр актыннан күренгәнчә, электрон техниканың төп детален (материнская плата) алыштырырга кирәклеге ачыклана. Шуннан  соң планшет алыштыру өчен саклагыч пыяла белән оригиналь тарт­мага төрелгән хәлдә сатучыга  җибәрелә. Әмма кулланучы таләбе үтәлми, бернинди җавап та килми.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 23.1нче статьясы нигезендә, сатучы сату-алу килешүе буенча башлангыч түләүне кабул итеп алып, товарны тапшыру бурычын вакытында үтәмәсә, кулланучы товарны кайтаруның яңа срогын билгели яки товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Шул ук вакытта кулланучы сату-алу килешүендә билгеләнгән башлангыч рәвештә түләнелгән товарны тапшыру срогын бозу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итә ала.  Моннан тыш  товарны кайтару срогы чыкканнан соңгы һәр көн өчен товарга баштан түләп куелган сумманың 1 проценты күләмендә неустойка (пеня) түләтеп була.

Шул максаттан Илсуров интернет-кибетне товарны алыштырырга, неустойканы, әхлакый зыянны, почта чыгымнарын түләттерергә  мәҗбүр итүне сорап Саба районы  судына гариза бирә. Суд аның  дәгъвасын канәгатьләндереп, җа­вап бирүчене ватык планшетны 7 көн эчендә шундый ук маркалысына алыштыруны йөкләү турында  карар  чыгара. Ә неустойка күләме йөкләмәләрне бозу нәтиҗәләре белән чагыштырганда артык булганда судның аны киметә алу мөмкинлеге – законлы ысулларның берсе. Шуңа күрә калган таләпләр өлешчә канәгатьләрелә.

Фото: ясалма фәһем
Фото: ясалма фәһем

Эшләүдән туктаган смартфон: 101 мең сумлык телефон өчен суд пеня күләмен ни өчен киметкән

Кулланучылар хокукының суд тарафыннан яклануына янә бер мисал. Агымдагы елның 5 мартында Зарифуллин (фамилиясе  үз­гәртелде) сервис  оешмасы белән  117000 сумга сату-алу килешүе төзи. Шуның нигезендә сатучы 30 календарь көн эчендә товарны иясенә тапшырырга тиеш була. Әмма закон таләбе үтәлми. Зарифуллин бәхәсне судка кадәр җайга салу максатында сервис адресына дәгъва белдереп хат яза. Бу юлы да кулланучы дәгъвасы канәгатьләндерелми.

Шуннан соң зыян күрүче ике арада төзелгән сату-алу килешүен өзүне, сатучыдан 117000 сум акчаны кайтарып алырга мәҗбүр итүне  сорап судка  мөрәҗәгать итә. Шушы көннәрдә булган район суды утырышында Зарифуллинның дәгъвасын  канәгатьләндерү турында карар  чыгарылды. Моннан тыш сервис  хуҗасына  23400 сум  күләмендә неустойканы, 71700 сум штрафны, шулай ук әхлакый зыянны да түләргә туры киләчәк.

Соңгы елларда күп сатыла торган товарларның берсе – кесә телефоны. Күпләр аннан уңа: смартфон тоткарсыз эшли, озак  еллар  хезмәт  күрсәтә. Әмма кайчак моның киресе  күзәтелә: телефон үз функциясен үтәми башлый. Әйтик, Габитов (фамилиясе үзгәртелде) сервисларның берсеннән 101726 сумга сатып  алган смартфон гарантия  срогы  чикләрендә, ягъни товар кулланучыга бирелеп 15  көн  узганчы ук эшләүдән туктый. Бәхәсләр еш кына мәхкәмәгә кадәр барып җитә. Дәгъвачы җавап бирүчедән телефоннан файдаланмый торган көннәр  өчен пеня (неустойка) һәм әхлакый зыянны түләттерүне таләп итә.

Әмма бу очракта мәсьәләнең шул ягы бар: штрафның күләме шартлы бурычны бозу нәтижәләре белән чагыштырмача зур булуы ачык күренеп торган очракларда суд пеняны киметә ала. Габитов белән мисалда да неустойканың суммасы смартфон бәясеннән күпкә артыграк килеп чыга. РФ Граждан  кодексының 333нче статьясы дәгъвачының үз хокукларыннан файдаланып нигезсез файда алуына юнәлдерелгән вәзгыятьне булдырмауны күздә тота. Район  суды Габитов эше  буенча сервистан ул таләп иткән  штраф күләмен киметеп түләттерү  турында карар  чыгарды.

Мәгълүм булганча, 2026 елның 1 февраленнән «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законга үзгәрешләр кертелде. Шуның нигезендә неустойка күләме  чикләнеп, кулланучының ремонт (алмаштыру) чорына аңа шундый ук товар бирү турындагы таләпләрен үтәмәгәндә вакыты чыккан һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә пеня түләргә тиеш.

Фото: Ясалма фәһем
Фото: Ясалма фәһем 

 


Нет комментариев