Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Азат һәм Алсу Фазлыевка уллары: «Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк»

Азат Фазлыев «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында гаиләсендә булган кызыклы вакыйга турында сөйләгән.

Баксаң, җырчы 4 нчегә бәби алып кайту-кайтмау темасын кузгатып, Аяз исемле 14 яшьлек улларын куркуга калдырган.

Азат бу хакта болай дип шаярта: "Улларым кызны нык яраталар. Күп вакыт алар карый, дисәм дә, ялгыш булмас. Күп вакыт кыз абыйлары белән залда. Без эшләгәч, телефонда утыргач, күбесенчә алар карый. Бу – яшерен әйбер түгел. Без аларга бик рәхмәтле.   Беркөнне котырткан идем. Алсу, ике малай һәм ике кыз булса, тагын да күңелле була бит инде, дип. Аяз күзләрен зур итеп ачты.  

– Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә?  

– Планда бар иде.  

– Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк. Әби белән мин карыйм", - дип белдергән Аяз. 

 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев