Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

«Бер-берең белән елмаеп, килешеп эшләгәч рәхәт инде»: дүрт ел үткәннән соң, Фирдүс Тямаев «Барс медиа» белән дуслашты

«Татар радиосы», Татарстан көненә багышлап, Казан уртасында зур концерт үткәрде. Дистә меңнән артып киткән тамашачы, Казансудан искән салкынча җилләрдән дә туңмыйча, татарча концертка биеп, җырлап басып торды. «Татар-информ» хәбәрчесе татар концертына сусаган тамашачы һәм артистлар белән аралашып кайтты.

Концертның хедлайнеры – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иде. Фирдүс «Барс медиа» проектларында дүрт ел чыгыш ясамаган икән. Быел, ниһаять, аралар җылынган. Фирдүснең «Барс медиа» белән дуслашуы турында аерым сөйләштек:

– Фирдүс, киләчәктә хезмәттәшлек көчле булачакмы? «Татар җыры»нда да чыгыш ясамадың...

– Мин моңа кадәр биш ел кәгазь-килешүләрсез – сүздә генә, аларның кагыйдәләрен бозмыйча, «Барс медиа» белән эшләдем. Аннан соң, «Барс медиа»га кирәкмәгән кешеләр килеп кысылды, ниндидер проблемалар туды. Мин аннан киттем. Дүрт ел эшләмәдек. «Татар җыры»на да бармадым. Шулай туры килде инде. Эшләгәндә төрле хәлләр була. Үткәндә казынып ятасым килми...

Хәзер булганын кабул итеп, аңлап, тамашачыларны матур җырларыбыз белән шатландырып эшләргә исәп. Чөнки бер «казанда» кайныйбыз. Бу – минем белән «Барс медиа» арасындагы проблема иде, тамашачының бернинди дә гаебе юк. Халык яңа җырларыбызны ишетергә, чыгышларыбызны күрергә тиеш. Язылган җырлар, эшлисе эшләр күп.

Дүрт ел үткәннән соң, беренче тапкыр чыгыш ясадым. Тавышым да рәтләнеп кенә килә иде, шуңа да карамастан, фонограммасыз җырладым. Җылы кабул иттеләр кебек.

Миңа аеруча хөрмәт күрсәттеләр. Аерым чатырда җылы чәйләр белән каршы алдылар. Бер-берең белән елмаеп, килешеп эшләгәч, рәхәт инде, сүз дә юк. Тамаша ахырында мине балалар чыгып кочаклады.

– Эстрадада «мин сәхнәдән китәм, башка җырламыйм»,  диючеләр булды. Менә күптән түгел Элвин Грей да шулай дип әйтте. Моны ничек кабул иттең?

– Башка артистларның иҗаты белән элек кызыксына идем. Хәзер берсен-бер караганым юк, миңа кызык та түгел. Минем үз юлым. Кем китә, кем кала – үз эшләре. Үзләренең хәлләрен үзләре беләдер. Минем башка артистта эшем юк.

Мин әле сәхнәдән китәргә җыенмыйм. Аллага шөкер, аппаратуралар алдык, киемнәр тектерәбез. Узган ел операция ясату һәм Башкортстандагы хәлләр аркасында программаны – 10 нчы юбилей сезонын үзем теләгәнчә әзерли алмадым. Эшләнмәгән эшләр күп иде. Алай да бирешмәдем, 13 көн рәттән концерт куйдык. 

Быел инде ныклап әзерләнәбез. Аллаһ боерса, бөтен хыялларымны тормышка ашырырмын, – дип сөйләде Фирдүс.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев