Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Яңгырлы көздә

Көз килде дә, иртән тәрәзәмә Сипте учлап яңгыр сәйләннәрен. Күзләремне яшьләр томалады Ачкан чакта тәрәз пәрдәләрен.

Кояшның   да күренәсе  килми,

Алсу йөзен миннән яшергән ул.

Болытларны куып, җил кошларга

Күрсәтә күк ерак сәфәргә юл.

 

Газиз җирдән - туган якларыннан

Аерылып китә кошлар кабат.

Фатихасын биргән ана сыман,

Басып тора кызыл миләш карап.

 

Күңел халәтемне аңлагандай,

Башын игән балан тәлгәшләре.

Шат күңелле гөләп чәчәгенең

Ал битеннән тама күз яшьләре.

 

Моңсуланып карап торам һаман,

Күздән кичеп күксел урманнарны.

Яуса ни дә?!.. Яңгыр юа бит ул

Тәрәзәдән җәйге тузаннарны.

Сөмбелә Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев