Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле газ сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз.
Сез эшләгән магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство һәм “Сабагаз” эксплуатация идарәләре нык дисциплиналы, республика күләмендә алдынгы, үрнәк культуралы предприятиеләр санала. Барлык ветераннарга, нефть, газ, ягулык сәнәгате хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, хезмәткә җаваплы карашлары, районыбызның сәнәгать һәм социаль инфрастуктурасын үстерүгә керткән өлешләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм
башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев