Саба таңнары

Сабинский район

16+
Хәвеф-хәтәр

Әлмәтнең бер ишегалдында атыш булган

Шикләнелүчеләр тоткарланган

 

   Полиция хезмәткәрләре Әлмәтнең Чернышевский урамындагы бер ишегалдында булган атышуда катнашучыларны тоткарлаган. Социаль челтәрләрдә шаһитлар вакыйганың видеоязмасын тараткан. Кадрларда ир-атлар компаниясе янына кулына пистолет тоткан кеше йөгереп килүе күренә. Басып торучыларның берсе качарга тырыша, ә кораллы җинаятьче аның артыннан чаба. Фонда ату тавышлары ишетелә.

   Республика Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, атыш өчен сәбәп берничә кеше арасындагы сгыш булган. Мөнәсәбәтләрне ачыклау барышында катнашучыларның берсе пневматик пистолеттан ут ачты. Инцидент нәтиҗәсендә бер кеше җәрәхәтләр алган. Шаһитлар шулай ук зыян күрүче автомобильдә качарга тырышып караган һәм пычак белән сугышкан, дип хәбәр иткәннәр.

   Урынга килгән полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүчеләрне тоткарлый һәм аларны тикшерү өчен бүлеккә китерәләр. Зыян күрүчегә медиклар кирәкле ярдәмне урында күрсәткән-тикшергәннән соң ул өенә кайтарып җибәрелгән. Ведомствода госпитализация беркемгә дә кирәк булмаган, дип ачыклык керттеләр. Хокук саклаучылар булган хәлнең барлык шартларын тикшерә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. 

Чыганак: Татарстан яңалыклары

Фото:Скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев