Ул оператив хезмәтләр үз транспортына төшерә торган цветографик схемалар кулланган.
Үз автомобилен полицейский машинасы кебек бизәгән Чаллы кешесен бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ЮХИДИ инспекторларының машинасында оператив хезмәтләр үз транспортына төшерә торган цветографик схемалар кулланган өчен 59 яшьлек ир-атны штрафка тартуы хакында хәбәр иткән иде.
Фото: ГИБДД Набережных Челнов


Нет комментариев