Автор-башкаручы Айдар Тимербаев Казан урамында машина юлында яткан кешегә ярдәм иткән
Танылган якташыбыз үзенең шәхси аккаунтында бүген башкалада үзе белән килеп чыккан гыйбрәтле хәл белән уртаклаша.
«Казанның Вишневский ягыннан кварталга таба барганда, Миллениумга җиткәнче, юл уртасында бер ир-ат ятканын күреп алдым. Мин аны башта бәргәннәр дип уйладым. Ул егылган икән, юлга да үзе чыккан. Аны торгызып, юл читенә чыгарып куйдылар. Инде кузгалып китмәкче идем, хаман юлга чыкмакчы була бу. Ялгыш берәрсе бәрмәсен дип саклап торасы булды. 112 гә шалтыраттым. Аллаһ сакласын, аракы кешене нишләтә... Эчү юньлегә илтми. Ул арада ГИБДД хезмәткәрләре, Ашыгыч ярдәм килеп җитте. Утыртып алып киттеләр. Миңа да паспорт белән бу хакта аңлатма язуны сорадылар. Ярар, язарбыз. Иң мөһиме безнең миссия үтәлде, без бер яхшылык эшләдек. Бу кеше дә исән- сау тернәкләнеп чыксын, бүтән эчмәсен, башкаларга гыйбрәт булсын!»,- дип төгәлли видеоязмасын Айдар әфәнде.
Фотолар Айдар Тимербаевның шәхси аккаунтындагы видеоязмадан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев