Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Барысына да эчү гаепле

Полиция хәбәр итә

  Шәмәрдәндә  яшәүче С. исерек хәлдә ике арада көнчелек аркасында  килеп чыккан ызгыш барышында гражданин Г.га  үтерү белән  янаган һәм  таяк белән суккан.

Курсабаш авылында  яшәүче З. алкоголь исереклеге тәэсирендә кулына  кухня пычагы  ала һәм гражданка Ю.га  үтерү белән яный.

Сатыш–Байлар  Сабасы  юлында “ЛАДА” автомобиле белән  идарә итүче М., тиешле тизлек режимын  сакламавы  сәбәпле,  каршысына  килүче  машиналарга  билгеләнгән полосага  чыга һәм икенче транспортка  бәрелә.   Нәтиҗәдә “ЛАДА” автомобиле  пассажиры сәламәтлегенә  авыр зыян  китергән тән җәрәхәтләре ала.

Әлеге  фактлар  буенча   җинаять эшләре  кузгатылды.

 Эчке эшләр министрлыгының  Саба бүлеге мошенниклар тозагына  төшмәс  өчен телефоннан һәм интернет  аша үзләрен туганнарыгыз, кәрәзле элемтә операторлары итеп күрсәткән кешеләр белән язышканда бик  сак булырга  кирәклеге турында  искәртә.

Диләрә Кәримова,

штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев