Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда бер ир-ат тугыз катлы йорт түбәсеннән подвалга егылып төшеп исән калган

Этен урамга йөртергә алып чыккан бер хатын-кыз, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетеп, коткаручыларны чакырган.

Бүген иртән Башкортстанның Белорецк шәһәрендә 29 яшьлек ир-ат 9 катлы йорт түбәсеннән вентиляция шахтасы аркылы подвалга егылып төшкән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Этен урамга йөртергә алып чыккан бер хатын-кыз, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетеп, коткаручыларны чакырган. Алар могҗиза белән исән калган ир-атны подвалдан чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

Гадәттән тыш хәл булган урынга полиция хезмәткәрләре дә килгән. Алар зыян күрүченең түбәгә ничек һәм нинди максат белән менүен ачыклый.

 

Фото: ГКЧС РБ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев