Узган тәүлектә республика сулыкларында берничә бәхетсезлек очрагы булган.
Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, Казанның Совет районында Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күленнән шаһитлар 43 яшьлек хатын-кызның мәетен чыгарган, ул пляждан читтә су коенган булган.
Саба районында Туктар авылы янында ясалма сулыктан шаһитлар 44 яшьлек ир-атның мәетен чыгарган, ул җиһазландырылмаган урында су коенган.
Моннан тыш, Биектау районында Урманчы бистәсе янында Казансу елгасыннан коткаручылар ир-ат мәетен чыгарган. Ул җиһазландырылмаган урында су кергән, аның шәхесе ачыклана.
Лаеш районында Державино авылы янында ясалма сулыктан 28 яшьлек хатын-кызның мәетен чыгарганнар, ул җиһазландырылмаган урында су коенган булган.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, Зеленый Бор авылы янында Иделдә резин көймәдән суга егылган ир-атны коткаручылар эзләде. «Татар-информ»га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, аның мәете кичә Лаеш районының Зеленый утравы янында су өстеннән табылган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ber-taulekta-tatarstanda-bis-kese-batyp-ulgan-5908632


Нет комментариев