Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бәрелүдән күзләре шартлаган: сәгатенә 220 километр тизлек белән барган, диләр...

Башкортстанның Иглин районында дүрт машина катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булды.

Төбәк ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, якынча 9:00 сәгать тирәсендә Самара - Уфа - Чиләбе юлының 1525нче чакрымында "Volkswagen Passat", "Mercedes-Benz Actros", "Skania" һәм "Лада Нива" бәрелешкәннәр. Һәлакәт нәтиҗәсендә 23 яшьлек "Volkswagen" йөртүчесе һәм "Нива" руле артындагы 71 яшьлек ир төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылганнар.   Социаль челтәрләрдә язучылар "Volkswagen" йөртүчесенең бәрелүдән күзләре чыкканын, спидометрында сәгатенә 220 километр күрсәткече калганын хәбәр итә. Икенче зыян күрүченең, шаһитлар сүзләренчә, умыртка баганасы сынган.

 

 

Кызыл таң 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев