Бүген Байлар Сабасында янгын чыкты
Хәвеф-хәтәр

Бүген Байлар Сабасында янгын чыкты

Карактан кала, уттан калмый (татар халык мәкале)

Бүген көндезге 13:26 сәг. Байлар Сабасының янгын сүндерү  бүлегенә глонасс 112 системасы буенча янгын чыгуы  турында хәбәр керә. Янгын Байлар Сабасының 9 май урамындагы шәхси гаражда чыкканлыгы билгеле була. 

 Янгын нәтиҗәсендә гаражның мансард түбәсе һәм 50 кв. м мәйданда гараж эчендә булган әйберләр янып беткән. 
Янгынның башлангыч сәбәбе-электр җиһазларының төзексез булуыннан чыккан булырга мөмкин. 

 


Нет комментариев