Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары баланы бәрдергән

Әлеге уңайдан тикшерү эше башланган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, узган шимбәдә Чаллыда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгының 46 яшьлек урынбасары самокатта барган 8 яшьлек малайны бәрдергән.

Юл һәлакәте Беляев урамындагы бер йорт янында булган. Малай самокатта юлга килеп чыккан, шул вакытта аны уңга борылганда машина бәрдереп киткән. Бала төрле тән җәрәхәтләре алган, хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Соңрак җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасарының рульгә исерек хәлдә утыруы билгеле булган.

Әлеге уңайдан тикшерү эше башланган. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев