Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ир-атның велосипедка тагылган чанада баланы йөртүен видеога төшергәннәр

Велосипед куркынычсыз тизлек белән бармый, бала утырган чананың хәтта чайкалып китүе дә күренә.

Чаллыда ир-атның велосипедка тагылган «ледянка»да баланы алып баруын видеога төшергәннәр.

Социаль челтәрләрдә бастырылган видео бик күп тискәре фикерләр җыйган. Анда ир-атның велосипедка тагылган чанада бала белән юлның машиналар йөрү өлешен аркылы үтүе күренә. Шул ук вакытта ике тәгәрмәчле транспорт куркынычсыз тизлек белән хәрәкәт итми, сабый утырган чананың хәтта бераз чайкалып китүе дә күренә.

«Җәяү чыгасы урында ул әле велосипедка тагылган чанада баланы алып бара. Мондый тизлектә йөрү, бигрәк тә юлны кичү куркыныч. Бала кинәт чанада утырып кала алмыйча төшеп китеп автомобиль тәгәрмәчләре астына эләксә!" - дип, кулланучыларның берсе үзенең канәгатьсезлеген белдерде.

Чаллылылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны ачыклау мөмкин булмас, дип борчыла. Велосипедчының бары Мәләкәс аръягы районы буенча хәрәкәт итүе билгеле.
 

Фото: скриншот видео

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев