Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән

Бәрелешү нәтиҗәсендә, 57 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган.

Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Узган ял көннәрендә М7 трассасында Казан проспекты тирәсендәге 43 яшьлек «Камаз» шоферы куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм «Рено» га килеп бәрелгән.

Вакыйга урынына килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре «КамАЗ» машинасы йөртүчесенең исерек булуын ачыклый.

Бәрелешү нәтиҗәсендә 57 яшьлек иномарка пассажиры зыян күргән. 

Фото: ГИБДД Набережных Челнов

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев