Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны пилотсыз очкычлар һөҗүме турында кисәтә

Кайнар хәбәр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда яшәүчеләрне БПЛА һөҗүме турында кисәтә.

"Пилотсыз һава суднолары һөҗүме куркынычы. Мөмкин булганча өйдә калыгыз, тәрәзә янына килмәгез", - дип хәбәр итә ведомство.

Бүген иртән Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде.

Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, саклану чаралары комплексы кабул ителгән, нәтиҗәдә барлык БПЛА зарарсызландырылган.

"Корбаннар һәм җимерелүләр юк. Урында ашыгыч хезмәтләр нәтиҗәләрне бетерү буенча эшне дәвам итә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Барлык предприятиеләр штат режимында эшли.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-kazanga-pilotsyz-ockyclar-houme-turynda-korbannar-ham-imerelular-yuk-5899256

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев