«Иң соңгы кыңгырау»: мәктәптә тантана вакытында укытучы вафат булган
Волгоградның 134 нче мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме фаҗига белән тәмамланган. Тантаналы линейка вакытында, укучылары, хезмәттәшләре, ата-аналар күз алдында 54 яшьлек укытучы вафат булган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Фото: «Татар-информ»
Елена Козачкова 30 елдан артык гомерен мәктәпкә багышлаган. Тантана барышында аның кинәт хәле начарланган, табиблар хатын-кызны коткарып кала алмаган.
Унлаган буын укучы өчен ул укытучы гына түгел, икенче әни дә булган. Ул мәктәп дип яшәгән, дип яза басма.
«Бүген аның өчен иң соңгы кыңгырау яңгырады...» – дип яза укучылары социаль челтәрләрдә. Әмма аның турындагы истәлекләр укучылар йөрәгендә мәңге сакланыр. Социаль челтәрләрдә дистәләгән кеше укытучылары турындагы истәлекләре белән уртаклаша.
«Елена Владимировна – хыялдагы укытучы, ул мине иҗат һәм музыка юлыннан алып барды. Әгәр ул миңа җырларга тәкъдим итмәгән булса, мин җырларга ояла торган кыз булып калыр идем», – дип яза элеккеге укучыларның берсе.
«Ул миңа рус теле һәм әдәбиятын укытты, һәм минем яраткан укытучым иде. Елена Владимировна, Сез мине рус теленә өйрәттегез, әгәр Сез булмасагыз, мин хаталы язар идем», – дип уртаклаша икенче укучысы.
«Ул һәрвакыт ярдәмгә килә торган кеше иде. Аның өчен чит балалар юк иде. Һәм чыннан да, ул – Аллаһтан бирелгән укытучы иде», – дип уртаклаша укучылары.
Тулырак: интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев