Иномарка белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе һәлак булган
Фаҗига бүген көндез Казан-Малмыж юлында булган.
Биектау районында юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлгән. Бу турыда Дәүләт автоинпекциясендә хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, бүген 15.30 сәгатьтә Казан-Малмыж юлының 46 нчы километрында 14нче модельле «Лада» автомобилен йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Тойота» белән бәрелешкән.

Авариядә «Лада» автомобиле җимерелеп, берничә кисәккә бүленгән, ә йөртүчесе урында ук үлгән.

Чит ил машинасы йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.


Фото: соцсети
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев